Free Web Hosting by Netfirms
Web Hosting by Netfirms | Free Domain Names by Netfirms

Россиядә Казахстан республикасы Елы

КҮРШЕЛӘРЕБЕЗ КАЗАНЫШЛАРЫН КҮРСӘТӘ

Россиядә уздырылучы Казахстан республикасы Елы кысаларында 25-27 июньдә Оренбургта Актүбә өлкәсенең икътисад һәм мәдәният көннәре булып үтте. Күршеләребез Актүбә өлкә Акимы Ермәк Имантаев җитәкчелегендә 500 (кайбер мәгълүматлар буенча – 600) кешелек делегация булып килделәр.

25 июнь кичендә Тәхәви Ахтанов исемендәге Актүбә драма театрының казах труппасы башкаруында Мохтар Ауэзов әсәре буенча куелган “Айман – Шолпан” комедиясе тәкъдим ителде. Бу коллективка әле нибары 10 ел гына. Суверенлашу, милли үзаң үсеше дулкынында барлыкка килгән мәдәният учагы ул. Театрга булган игътибар аның матди базасына күрсәтелгән ярдәмнән үк күренеп тора. Труппа затлы киендерелгән, сәхнә бизәлешен дә ярлы дип әйтеп булмас. Тамашачылар спектакльне яхшы кабул итте. Әгәр дә тиешле дәрәҗәдә реклама булса зал тулырак та булыр иде. Әйтеп үтү урынлы булыр: 1997 елда Абай исемендәге Опера һәм Балет театрының “Кыз – жибек” операсында тамашачы азрак иде, һәм килгәннәре дә күбесе күрше-тирә авыллардан оешкан рәвештә җыелган иде. Кызганыч, оештыру мәсьәләләре мондый чараларның иң йомшак ягы булып кала килә. Әйтик, теләк булганда М. Фәйзи исемендәге театрның синхрон тәрҗемә җиһазларын файдаланып булмас иде мени? Залда казах телен камил дәрәҗәдә аңламаучылар күпчелек иде бит.

27 июньдә “Газовик” Мәдәният һәм Спорт сараенда җәелдерелгән күргәзмә-ярминкәгә дә күз салып үтәргә туры килде миңа. Анда өлкәнең икътисад казанышлары чагылдарылган иде. Жубанов исемендәге Университеттан алып Хром кушылмаларын эшкәртү комбинаты кебек сәнәгать гигантына кадәр диапазонны колачлаган экспозиция иде бу. Күршеләребез икътисадына чит ил капиталы йогынтысы чагыла. Моны күргәзмәдәге менеджерлар да сер итми. Үсемлек мае сыгу заводы продукциясенә күзем төшеп, гамәлдардан сорамак иттем: Сездә көнбагыш аз үсә бит, чимал белән ничек чыгышасыз? – дим. Россиядән алалар икән, бәлки майларын безгә сатарга да җыеналар булыр әле. Менә шулайрак базар хәлләре…

Университетны искә алган идем. Анда каралган 42 белгечлекнең күбесендә һәр ике (казах, рус)дәүләт телендә әзерләү бүлекләре бар. (Бер авторыбыз Кыргыз, Казах дәүләтләре рус теленнән ваз кичтеләр дип дөреслеккә хилафлык ясады).

Аракы-вино заводлары витриналары җемелдәп торган шешәләрдән шыплап тутырылган иде. Монда чит ил кулы аеруча сизелә. Ярымшәрә туташ сыны Шәрык-мөселман дәүләте продукциясе символы була алмыйдыр ул. Ә менә күршеләребезнең горурланып, мактап туя алмаган, күп титулларга ия “Снежная королева” аракысы ярлыгы нәкъ шулай бизәлгән иде. Хәер, азмы башка төбәкләрдә дә “Сабантуй”, “Шайтаночка” аракылары…

Кызганыч, казахлар осталыкларын, гасырлардан килгән традицияләрен кинәнеп күрсәтердәй ат ите тәгамнары ярминкәдә юк иде. Бу бит әле күршеләребезнең тәү тапкыр безгә шундый зур визиты. Кондитер фабрикасы тауарлары да җитәрлек дәрәҗәдә килмәгән иде. Очрашулар, ай-һай, тиз генә булыр микән. Абай исемендәге театр труппасы да 2-3 елга бер очрашу өмет иткән иде дә бит…

Хәер, очрашу бик озак көттермәс тә, бәлки. Тик бу инде Актүбә каласында булыр. Киләсе елны Казахстанда Россия Елы дип игълан итте бит президентларыбыз.

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург.