|
|
|
КАЗАННАРДАН КАНАТЛАНЫП КАЙТТЫК
1. Киңәшмә
Казанга татнетчыларның (татар интернеты) эшлекле киңәшмәсенә (19-22 июнь) без Оренбургтан “Яңа Вакыт” газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров белән икәү барган идек. Ул сайт ясаучы оста, мин сайт иясе буларак катнаштык. Төбәгебездән бөтендөнья пәрәвезенә туган телебездә юл яручы бердәнбер мәгълүмати чыганак иясе буларак (“Яңа Вакыт” №18-2003) кайбер фикерләремне җиткерергә уйладым.
Киңәшмәдә күбрәк техник мәсьәләләр каралды. Бу шулай булырга тиешледер дә. Плансыз төзелгән, уңайлыклар тудырылмаган торакка керергә мәҗбүр фәкыйрьнең хәле һәркемгә аңлашыла. Әле анда, әле монда барлыкка килүче татар файдасын күзгә тотып ачылган сайтлар шул фәкыйрь хәлендәрәк бүгенге көндә. Аларның күбесендә татар язмасы бөтенләй юк. Моны булдыру мөмкинлекләре дә мул дип әйтеп булмый. Сайтымны ана телебездә ачу өчен чит ил серверына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шрифт, кодировка проблемалары әле яңа гына компьютер күреп торган урта, өлкән яшьтәгеләргә(оятрак булса да, урап үтмик) шактый кыенлыклар тудыра.
Киңәшмәдә яшьләрнең күпчелек булуы куандырды мине. Ни дисәк тә, алар киләчәк кешеләре, шул киләчәкнең иң тырыш төзүчеләре дә булырга тиешлеләрдер. Яшьләрдә зиһен үткенлеге, фикерләү куәте, өлгерлек сәләте, ярышка омтылыш, бетмәс-төкәнмәс энергия.
Заман таләпләренә җитәкче даирәләр дә йөзе белән борылды кебек. Бу киңәшмәнең (тарихи киңәшмә дисәк тә күпертү булмас) оештырылуы да әнә шул көчләрнең матди ярдәме һәм рухи теләктәшлеге белән башкарылды бит. Җәмәгатьчелек кенә әллә ни майтара алмас иде. Татарстанда, субъектлар арасында беренчеләрдән булып, “Мәгълүматлаштыру турында”гы канунның инде беренче укылыш үтүе дә яхшы дәлил. “Татмедиа” агентлыгының гамәлгә куелуын да файдага юрарага кирәктер.
Боз кузгалды кебек. Милләт мәнфәгатьләрен үз итүчеләр һәркайсы татар интернетын үстерүгә өлеш кертә ала. Техник хезмәткәрме Сез, үзешчән фотографмы, тел диңгезендә ярдәмчесез генә йөзә белүчеме – барыбызга да бергәләп эшләргә кирәк. Бер татар теленә генә корылган сайтларның уңышка өметләнүе икеле дигән фикер дә яңгырады чыгышларда. Шәхсән үземә дә карашымны бераз үзгәртергә туры килә. Хәбәрләрне русчага камил тәрҗемә итәрдәй теләктәш, иҗатташ дуслар эзләргә керешәм.
Казанда кайнау(юкка гына халкыбыз Мәркәзебезгә шундый исем бирмәгәндер!) бик күркәм, бик отышлы, бик нәтиҗәле килеп чыкты. Кешеләрне дә күрдек, үзебезне дә күрсәттек.
2. Сабантуй
Йә, Хода хикмәте түгел диген инде: Казан безне, үзебездәгечә, елак яңгыры белән каршылап, чиләкләп койганы белән озатып калса да, әзерләп куйган бүләк мизгеле уртада булып чыкты – Сабантуй алды кичендә көн аязып, күркәмләнеп китте, ә инде 21 июньдә иртәдән кичкә кадәр кояш елмайды. Ул көнне Казанның һәрбер районында республика Сабан туе бәйрәмнәре гөрләде. Безне Аккош күле янәшәсендә урнашкан мәйданга Киров районы хакимияте чакырды. Сабантуй узасы урын алдан ук кунакларны кабул итәргә әзерләнеп куелган. Тамашачылар өчен амфитеатр итеп мәданны урап эскәмияләр урнаштырылган. Хөрмәтле кунакларга мәйдан кырында өсте каплаулы махсус трибуналар ясалган. Аккош күле өстендә тирә-юньгә сафлык бөркеп өч фонтан атып тора. Мәйданда берен–бере алыштырып, спорт ярышлары, милли уеннар, җыр-биюгә үрелеп бара. Ә урман аланнарында сәүдә, табыннар кайный. Русы, татары, удмурты, чуашы бертуганнардай чөкердәшә-гөрләшә. Традицион милли бәйрәмне үткәрү тәҗрибәсен безгә әле өйрәнергә дә өйрәнергә казанлылардан!
3. Очрашулар, аралашу
Казан тиклем Казаннарга барып чыккач, кул кушырып утыру һич килешмәс гамәлдер. Эш графигыбыз минутына кадәр исәпле булуга карамастан, без буш “тәрәзәләр”нең иң кечкенәсеннән дә файдаланырга тырыштык. Беренче максатым – инде егерме елдан артык очраша алмаган авылдашым, туганым – Таһир абый Корбанов белән очрашу иде. Моннан егерме сигез ел (!) элек булган Казанга сәфәребез вакытында ул безне(Мостафа авылы сигезъеллык мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын) кайларда гына йөретмәгән дә, кемнәр белән генә очраштырмаган иде бит! “Ялкын”, “Азат хатын” редакциясендә Таһир абыебызга, безгә (аның аркасында дип уйлыйм) күрсәтелгән хөрмәт һич кенә дә онытылырлык түгел иде шул.
Ниһаять мин бу хыялымны тормышка ашырдым. Сабантуй көне ыгы-зыгысы тыныбрак тоган кичке мәлдә авылдашым фатирына юл тоттым. Таһир абый мине үзе ишек ачып каршы алды. Бик сагынган. Җәмәгате Мөнҗия апаның каты авыруы сәбәпле туган якларыннан өч ел аерылып торырга туры килгән шул. Үзе белгән (хәтта белмәгән дә!) Һәр Мостафа кешесенә кайнар сәламнәрен юллады. Иң элек әнә шул әманәтне тапшырам. Таһир абый икетуганы Муса Җәлилнең 100 еллык юбилеен күрү өмете белән яши. Амин, шулай булсын. Ул моңа берсүссез лаек. Шагыйрьнең әнисе Рәхимә апай искиткеч туган җанлы Таһир абый тәрбиясендә күзләрен мәңгелеккә йомган бит…
Очрашулар, ачышларыбыз байтак булды. Киңәшмәбез ябылган кичтә “Шәрык” яшьләр клубы безне танышу-аралашу кичәсенә чакырды. Бу чара Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең сыерчык оясы кебек кенә үтә җыйнак офисында узды. Очрашуда катнашып, чыгыш ясаган БТИҮ рәисе Рәшит Ягофаров залдагыларны сәясәттән йөз чөермәскә чакырды. Бу үз гомеремдә сәясәт турында шундый күркәм сүзне беренче кат ишетүем булгандыр. Татар халкының сәяси юнәлештә әйдәп баручы лидерларының берсе кунакларга Вил Мирзаяновның буяу исе очып өлгермәгән “Вызов” китабын бүләк итеп тапшырды.
Кемнәр генә юк иде бу кичәдә! Татар , рус телләрендә иркен аралашучы япон егете Норихоро Наганава дисеңме(ул япониядә үзлегеннән гарәп графикасы нигезендә татар язуын үзләштереп, Россиядә гасырлар күчешендә ислам дине тарихын өйрәнергә килгән), “Сеңелкәш” вокаль дуэты дисеңме, татар эстрадасының өр-яңа йолдызларыннан, әле яңа гына интернетта үз сайтын ачкан җырчы кыз Мәликә Разакова(Мәликә “Урмай моңы” конкурсының Гран-при иясе) дисеңме – болар әле очрашуның бер катламы гына. Ә интернетчылар! Һәркайсын авыз ачып тыңларга гына кала. Никадәр интеллект, телебезгә, халкыбызга карата ихтирам вә хөрмәт. Бу чая, үткен телле яшьләребезне тыңлыйсың да, милләтебезгә карата горурлык хисләре белән туласың. Бар әле милләтебезнең киләчәге! Бу бәлки Җаек буйларыннан бик үк ачык тоемланмыйдыр да, әмма ул бар. Милли лидерларыбызга кадәр милләт киләчәгенә икеләнебрәк караган чорда да (булды киңәшмәдә шундыйрак икеләнүләр дә), яшьләребез киресен раслый, аларга гына хас үҗәтлек белән аң-белем өлкәсендә булсын, сәнгатьтә-сәясәттә булсын яңа үрләргә омтыла. Алар белән аралашу үзе бер бәйрәм.
4. Сайтның киләчәге
Сүзем ахрында үземнең (үзебезнең дисәм урынлырак та булыр) сайт язмышы турында берничә сүз. www.msagdiev.tk сайтында хәзер Оренбург ягы хәбәрләре дә урнаштырыла. Янәшәмдәге татарларым “Ташка басылмаган китап”ны кайчан юарбыз икән дип баш ваткан арада, күршем (рус хатыны) китапны 8 данә итеп “ташка бастырып”, дөресрәге кәгазьгә күчертеп бирде, алар инде Казанда, Мостафада, Оренбургта укучыларын тапты; www.kitapңanә.at.tt сайты, Алманиядәге татар-башкорт интернет-журналы шигырьләремне үзләрендә урнаштырырга рөхсәт алды, Татарстан республикасы төп чыгымнарны үзе күтәреп киңәшмәгә чакырды. Мактанып, йә булмаса зарланып утыруга юрамагыз. Хезмәтебезне күрделәр, бәяләделәр – без шуңа бик рәхмәтле. Төп максатыбыз милләттәшләребезне яңача аралашу технологияләренә тарту иде бит. Киләчәктә якташларымның иҗат җимешләренә дә урын бирергә исәп тотам. Һәр авылга интернет мөмкинлекләре ачылу инде Каф таулары артында түгел. Аралашыйк, дусларым, мәгълүмат киңлекләрендә бергә йөзик. Бу йөзү, шиксез, уңышлы булыр.
Мансур Сәгъдиев,
Оренбург.