|
|
|
|
ӨЗЕЛМӘСЕН МОҢ Магнитофоннан көй агыла. Борылмалы-сыгылмалы, үзәкләргә үтәрлек сагышлы, нечкә хисләр белән тулы борынгы бәетләр, мөнәҗәтләр. Өйнең бөтен бүлмәләре моң белән тула. Ул өйгә генә сыя алмый, ачык тәрәзәләр аша тышка ургылып чыга… Башкорт-татар җырларына мөкиббән гашыйк иптәшем, ишектән керә килешли, туктап кала һәм: «Кем бу шулай матур җырлый? Нинди җырлар ул?» - дип сорап куя. Ә мин, җанымны сихерләгән тылсымлы тавыштан аерыларга теләмичә, әкрен генә: «Гөлфәридә абыстай», - дим. Икәүләп, кузгалырга да кыймыйча, җыр тыңлыйбыз… Колакта җыр сүзләре, күңелдә – көе. Мин күреп белмәгән, «Яңа Вакыт» аша гына таныш, исеме дә җырлап торучы Гөлфәридә абыстай Әбүбакированы күз алдыма китерергә тырышам. Мөгаен ул җаны изгелектән генә торган, бөтен булмышыннан нур сирпелеп торган бик мөлаем ханымдыр, күкрәгендә – миһербанлы йөрәк, күңел күзе зирәк кешедер, дип уйлыйм. Шулай булмаса, өй эче искиткеч җылы татлы моң нуры белән тулыр идемени? Магнитофон тасмасында, ерак балачак таңыннан аваз биргән кебек , бәетләр, мөнәҗәтләр бер-берсен алыштыралар. «Сак-Сок», «Әй, Дәрига», «Иртә торсаң», «Хәзрәти Фатыйма мөнәҗәте», «Ак ука, сары ука», «Раббым, Аллаһ!», «Васыять һәм бәдәвам», «Сабырлык» һәм башкалар. Мин аларның бер-икесен генә ишетеп беләм. Әнием искә төшә. Бала чакта «Сак-Сок» бәетен укып та, көйләп тә ишеттергән иде ул. Ана каргышы төшеп, бер-берсеннән мәңгегә аерылган балалар язмышы тетрәтүен хәтерлим. Минем нәни йөрәгемдә Ана Хакы турындагы төшенчә, мөгаен, әнә шушы минутларда яралгандыр. Һәм гомерлеккә урын алгандыр. Яшь буынны тәрбияләүгә ата-бабаларыбыз борынгыдан ничек сак караган: нинди нечкә, хисле-үтемле, тәэсирле чараларны сайлый белгән! Бу бит сиңа туктаусыз: «алай итмә!», «болай эшләмә!», «бу ярамый!» дип, коры сүзләр генә тылку түгел! Без хәзер аңлыйбыз: күпмилләтле мәдәният бүген хәвеф алдында. Китап киштәләре түбән сыйфатлы, бернинди рухи азык бирми торган әдәбият белән тулы. Кино һәм телевидениедә көч, аяусызлык һәм имансызлык пропагандалана, бу әдәбият традицияләрен җимерә, аларның халыкка ирешү юлларын чикли, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятен йомшарта. Әлеге ялган сәнгать гомумкешелек кыйммәтләре төшенчәсенә дә, халыкларыбызның гамәлдәге рухи ихтыяҗлары һәм бай худоҗество-эстетик традицияләре белән сәламәт булган әхлагына да якын килми. …Магнитофон тасмасы әйләнә дә әйләнә. Тарих төпкеленнән халкыбызның энҗеләрен эзләп табып, яңартып, җан өреп, кешелеклек учагының һәм бишегенең чын кыйммәтләрен кайтарырга , безне ваемсызлыктан уятырга омтылуы белән Гөлфәридә абыстай безне асылыбызга кайтырга чакырып чаң кага. Җыраучының илаһи моңы безнең күңел капкаларыбызны шакып кына калмый, киереп ачып керә, гамьсезләрне гамьләндерә, уйсызларны уйландыра, елата, сагышландыра, илһамландыра, фанилыктан, битарафлыктан уянырга чакыра. Йөрәк түреннән бәреп чыккан, әрнү-сызланулар тулы мөнәҗәтләр иманга, чын асылыбызга кайтырга өндәү авазы булып ишетелә. Аларны тыңлаганда туң йөрәкле, бозланган күңелле булып кала алмыйсың. Халык моңнарының тылсымы дөньяга карашны үзгәртә: көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгы ничектер кечерәеп, төссезләнеп кала. Җыраучының аһәңле тавышын тыңлаганнан тыңлыйсы, сафланасы, пакьланасы килә башлый. Менә шушы илаһи рухи байлыкны бүләк итүче, дөньяны яктыртырга омтылучы изге җаннарның берсе – Сез, Гөлфәридә абыстай! Мәңгегә шулай миһербанлык илчесе, иҗади күңелле Изгеҗан булып калыгыз. Мең рәхмәт Сезгә саваплы гамәлегез өчен! Әгәр мин: - яшь ана булсам, Сезнең җыр-мөнәҗәтләрегезне отып алып, бишектәге сабыема җырлар идем, күңеленә изгелек орлыклары чәчер идем; - укытучы булсам, шәкертләремне чын рухи кыйммәтләрне ялганнардан аерырга өйрәтер, яшьлекнең сафлыгын урлауга ябырылган көчнең вәхши йөзен фашлар идем. «Әгәр»ләрне дәвам итүдән туктап, өлкәннәрем – ата-аналар, Сезгә дәшәм. Гаилә учагын һәм бишеген ныгыту - Сезнең ихтыярда! Анда туган телгә дә, туган моңга да, ата-бабаларыбыздан калган энҗеләр – рухи мираска да, иманлы-фәһемле китапларга да урын табылсын иде. Мәбрүрә ЯНБУХТИНА, Новосергиевка районы, Гомәр авылы.
|