|
Россиядә Казахстан республикасы Елы
Беренче башкалага -
кунакка
Агымдагы ел Россиядә Казахстан Елы булып игълан ителгән иде. Ике күрше
дәүләт Президентлары имзасы белән беркетелгән килешүне үтәү Оренбург
өлкәсенә, бигрәк тә мәркәз калабызга турыдан-туры кагыла. Оренбург -
Казахстан белән чиктәш өлкә үзәге генә түгел, казах дәүләтенең беренче
башкаласы да бит әле. 1920-25 нче елларда бу республика Кыргыз АССРы дип
аталган һәм өлкәбез аның составында булган.
Чираттагы мәдәни чара моңарчы узганнарыннан шактый аерылып торды. Сүзем
29 майда Филармониянең концерт залында үткән Таттимбет исемендәге
Караганда казах халык уен кораллары Академия оркестры чыгышы турында. Эш
коллективның шактый зур булуында (50 дән артык сәнгатькәр), башкару
осталыгы югарылыгында гына түгел, гастрольгә казах музыка сәнгатенең
мэтры, СССРның Халык артисты, профессор Шамгон ага Кажгалиевнең үзе
килүендәдер. Сәнгатькә багышлаган ярты гасыр эчендә күренекле дирижер ике
дөньякүләм танылган оркестр оештыра. Курмангазы исемендәгесе бик күпләргә
таныш булса, оренбурглылар концертта ачканы (дистәләгән чит илләрне таң
калдырса да) Россиябездә бик үк билгеле түгел әле. 1988 нче елда төзелгән
оркестр Е.Серкәбаев, А.Днишев, Б.Түләгәнова, Н.Үсәнбаева кебек сәхнә
йолдызларында теләктәшлек таба, 2000 нче елдан бирле Академия титулы
йөртә.
Тамаша
залында төрле милләт вәкилләре, хәрби хезмәт үтүче солдатлар да күп булды.
Оркестр 31 нче май көнне Акбулак районында Казах мәдәнияте көнендә чыгыш
ясады. Өлкәбездә гомер итүче халыкларның милли мәдәният бәйрәмнәре, күркәм
традициягә әйләнеп, һәр елның җәй айларында, табигать кочагында уза. Казах
мәдәнияте көне - быел мондый бәйрәмнәрнең беренчесе.
…Мин
концерт соңында оркестрның сәнгать җитәкчесе Шамгон Сагадин улын күреп
сөйләштем. Әңгәмәдәшем - Фоат Мансуровның сабакташы, Нәҗип Җиһановның
якташы булып чыкты. Һәр икесе белән якыннан таныш. Татарстанга барырга
теләгегез юкмы, дигән соравымны, Шамгон ага, чакырсалар, берсүзсез
барырбыз, - дип җаваплады.
Мансур СӘГЪДИЕВ,
Оренбург шәһәре.
|