Free Web Hosting by Netfirms
Web Hosting by Netfirms | Free Domain Names by Netfirms

Кыңгыраулар хәтер яңарта

 Кыңгырауның көмеш чыңын кайда, кайчан гына ишетмә, битараф калып булмыйдыр ул. Әле менә 23 май иртәсендә Ырымбурның 38 нче урта белем бирүче мәктәбендә үткән «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә бу инде һәркемгә балачактан ук таныш моң ниндидер бер үзгә, аерым аһәң белән яңгырады кебек.
 Кыңгыраулы мәктәп еллары... Алар һәркем өчен үзенчә истәлекле. «38 нче аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү урта мәктәбе"нең быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу еллар гомуммәктәп предметлары буенча гына әзерлек үтү чоры түгел, үз милләтенең лаеклы ул-кызы булырга омтылу еллары да бит әле. Төбәгебездә «Татар мәктәбе» дип хөрмәт вә ихтирам белән аталып йөртелә торган белем йортының укучылары бит бу балалар! Менә алар. Мәктәп күтәрмәсенә тезелеп басканнар. 35 егет, кыз - ике унберенче чыгарылыш сыйныфы укучылары. Зифа буйлылар, һәркайсы үзенчә сөйкемле. Бу бусагадан тормыш кочагына бер генә адым икәнен тоялар микән соң?..
 Алар, моннан 10 ел элек белем эстәү юлында тәүге адымнарын ясап шушы баскычлардан күтәрелгәндә, бу бинада бөтенләй икенче мохит хөкем сөрә иде. Татар җәмәгатьчелеге, мәктәпнең беренче директоры Луиза Гобәй кызы Усманова, ата-аналар тырышлыгы белән киңәя барган милли рухлы уку йорты Җәмигъ мәчете бүлмәләренә сыеша алмый башлагач бүленеп бирелгән бу бинаның аскы катларында акыл дәрәҗәсе түбән булган балалар өчен махсус мәктәп урнашкан иде. Дөрес, соңрак бу бүлмәләр бушатылды, тик аларда шәрә диварлардан гайре берни дә калмаган иде. Мәктәп җитәкчелегенә, ата-аналарга үтенеч-гозерләр белән кабинетлар юлын күпме таптарга туры килүен бер алар да, аяк киемнәре генә белә булыр... Болары - чал ук булмаса да, тарих. Инде мәктәпнең бүгенгесенә килик.
 Тантаналы линейканы элеккеге авыл мәктәпләребезгә генә хас саф татар телендә алып баручы югары категорияле укытучы Шәмсинур Миңнулла кызы Исхакова беренче сүзне мәктәпнең бүгенге директоры Венера Анатольевна Ищенкога бирә. Җитәкче тантана сәбәпчеләрен котлау белән беррәттән ирешелгән уңышларга, алдагы планнарга тукталды. Мәктәп абруен үстерүдә лаеклы өлеш керткән укытучлар, укучылыр гына түгел, ярдәмчел ата-аналар, тәмле ризыклар пешерүче мәктәп повары да игътибарсыз калмады.
 Мәктәпнең алтын фонды булган югары категорияле укытучыларны гына булса да атап үтик әле. Исемлекне дәвам итәм: Гөлфия Маркис кызы Шаһитҗанова (башлангыч сыйныф укытучысы), Гөлназ Мисбах кызы Тяпаева (завуч, биология), Тәнзилә Бәшир кызы Кильметова (татар теле), Гөлия Шәйдулла кызы Әмирова (рус теле), Кузьмин Анатолий Федорович (яшәү хәвефсезлеге, хәрби әзерлек).
 Укучыларга килгәндә, мәктәптә 12 шәһәр олимпиадалары призеры, өлкәдә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр дә, Ломоносов укуларында бүләкләнүчеләр дә, сәнгать бәйгеләре йолдызлары да бар. Рус теле Һәм әдәбияте буенча шәһәр олимпиадасы җиңүчесе дә 38 нче «Татар мәктәбе» укучысы. Укучылар саны 300 гә дә тулмаган мәктәп өчен болар казаныш түгелмени!?
 Музыка дәресләре укытучысы Энҗе Салих кызы Шәфиева җитәкчелегендәге «Энҗе бөртекләре» фольклор төркеме елның елында иҗади конкурсларда призлы урыннар яулап, мәктәп бәйрәмнәрен бизәп тора. Мәктәп каршында эшләп килгән музыка мәктәбе филиалы быел баян, аккордеон буенча беренче чыгарылышын ясаган. Татар җәмәгатьчелеге, ата-аналар, җитәкчелек тырышлыгы нәтиҗәсендә генә мәктәпкә килеп эләккән компьютер классын җиһазлау тәмамланып килә.…
 Һәр мәктәптәгечә, тантаналы линейкага кунаклар чакырылган иде. Мәгариф идарәләре чиновниклары да, Ырымбур диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделбарый хәзрәт тә, шәһәр татар милли-мәдәни мохтәрияте әгъзалары да бу мәктәптә шактый еш булалар. Алар белән янәшә сәяси партияләр вәкилләре дә бар иде. Бәйрәм барышын тәфсилләп яза китсәң, ул бик күп урынны алачак. Мин моны максат итеп тә куймадым. Ә менә тантананың алдан бик җентекләп әзерләнгәне, аңа талантлы оештыручы кулы «кагылуы» турында әйтми үтә алмыйм. Мәктәптә иртәдән кичкә кадәр барган бәйрәм шау-шуы беркемне дә ялыктырмады. Чаралар арасыннан һәркем йөрәгенә хуш килгәнен сайлады. Беркемнең дә ихтирамга лаек хезмәте игътибардан читтә калмады дисәм дә бик урынлы булыр. Чыгарылыш сыйныфларының җитәкчеләре дә, беренче укытучылары да, һәм әлбәттә инде һәр укучысы шәхсән үзе, бик азга гына булса да, игътибар үзәгенә кереп алды. Гомумән уздырылган чараларның тәрбияви ягына аерым әһәмият итәләр бу мәктәптә. Бәлки шуңададыр монда укырга башка милләт балалары да тартыла. Улы мәктәпне тәмамлап яткан бер башкорт ханым уку йортыннан бик канәгать булуын сөйләде. Мин милләтче түгел, тик мондагы игътибарны улым күчеп китәргә мәҗбүр булган ике мәктәпнең берсендә дә күрмәдек без, диде ана, баласының башка мәктәпләрдә сарыф иткән елларын кызганып.
 Бәйрәм һәр елдагыча Сабантуй ярышлары, чәй табыннары белән тәмамланды. Алда чыгарылыш имтиханнары. Аларның уңышлы узачагына һич шигем юк. Мәктәпнең тату гаиләләргә генә хас күркәм мохите инандыра моңа мине.

Мансур Сәгъдиев
26 май 2003, 11:41

«www.intertat.ru» газетасыннан.