Free Web Hosting by Netfirms
Web Hosting by Netfirms | Free Domain Names by Netfirms

Театрыбызга яшьләр тартылу куандыра

 Язлар килә, язлар китә. Табигать нинди генә кырыслыкларын әзерләп куймасын, вакыт барыбер үзенекен итә. Җанга тигән яңгырлардан соң, елмаеп кояш чыга - тормыш дәвам итә. Яз - театрларыбызда еллык эшкә йомгак ясау, «чебешләрне санау» чоры. Сезон тәмамлану уңаеннан мин Ырымбур татар театры сәнгать җитәкчесе, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
 - Рөстәм Әбдрәшитович, өр-яңадан, профессиональ нигездә тергезелгән Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырымбур татар дәүләт драма театры Сезнең җитәкчелектә менә инде 12 - сезонын тәмамлады. Сәнгать учагыбызның бүгенге хәлен Сез ничегрәк бәяләр идегез?
 - Безне туксанынчы еллар башыннан ук «Татарский Малый театр» дип йөртәләр. Артистларыбыз зур залыбыз эшләнеп бетмәү сәбәпле, иркен сәхнәләрдә еш уйнау бәхетеннән мәхрүм. Шулай да без кул кушырып утырмыйбыз. Югарыдан төшерелгән аз-маз акчага елында кимендә өч спектакль чыгарабыз, Рамазан гаете көннәрендә театрлаштырылган концертлар куябыз, балалар өчен Яңа ел уңаеннан даими чыршы бәйрәмнәре үткәрәбез, һәр шимбәдә яшьләр бию кичәләрендә гөрләшә.
 Узган сезонда тамашачыбызны «Моңлы ядкарь» (Аманулла - реж. Әмир Камалиев), «Кар астында кайнар чишмә» (Аяз Гыйләҗев - реж. Булат Хәйбуллин), «Мин төш күрдем» (Зөлфәт Хәким - реж. Фаил Ибраһимов) премьералары белән шатландырдык. Соңгы елларда спектакльләребезгә яшьләр күп йөри. Бу безне бик куандыра.
 - Театрыбызга эшкә килүче яшьләр дә арта бара...…
 - Чыннан да, без талантлы яшьләребезгә зур өмет баглыйбыз. Шушы көннәрдә генә Ростроповичлар исемендәге Ырымбур сәнгать институтының театр-кино актерлары әзерләү факультетында чыгарылыш имтиханнары тәмамланды. Айрат Фатыйхов, Әлфия Хөснетдинова, Рөстәм Салихов укуларын бик яхшы төгәлләп, югары сәнгати белем турында дипломга ия булдылар. Бу яшьләр менә ике ел инде уңышлы уеннары белән сөендерәләр. Сәнгать институтына быел да 7-8 кешедән торган татар төркеме кабул итү мөмкинлеге ачылып тора. Ә труппабызга кабул ителгән, махсус белемнәре булмаган яшьләребез өчен театрыбыз каршында студия ачарга ниятлибез. Аннары, киләсе уку елында Казан театр училищесы читтән торып укучылар өчен шәһәребездә консультацион пункт ачмакчы. Педагогик кадрларыбыз җитәрлек. Укырга теләүчеләр генә булсын.
 - Рөстәм Әбдрәшитович, бәлки күрше республикалардагы милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәргәдер? Ни дисәк тә, анда - милли мохит, тел байлыгы…
 - Бу мәсьәләдә безнең «авызлар пешкәне» бар инде. Укып чыгачаклар да, эшкә калмаячаклар алар. Өлкә бюджетыннан финансланган муниципаль институтыбызның куәтен максатчанрак файдаланырга иде шул.
 - Бусагада - җәй. Гадәттә җәй айлары - гастрольләр чоры. Авыл тамашачыларын ниләр белән шатландырырсыз икән?
 - Театр гамәлгә куелганнан бирле, шөкер, күп якларга чакырулы булдык. Татарстанга, Башкортстанга, Самара, Ульян, Әстерхан өлкәләренә, Казакъстанның Актүбә, Уральск шәһәрләренә гастрольләргә бардык. Быелгы җәйгә ике төркем булып өлкәбез авыл-шәһәрләрендә «Кар астында кайнар чишмә», «Төнге кунак» спектакльләрен күрсәтү планлаштырыла. Әлбәттә Сабан туйлары да безнең катнашсыз узмас, яңа сезонны премьера белән ачу традициябезгә дә хыянәт итмәбез.
 - Әле менә Ырымбурыбызда 31 майда ачылырга торган III «Кунак йорты» театр фестивале афишасы белән танышып, шундый фикергә килдем - театрларда репертуар сәясәтендә чит ил авторларына (классикларга гына да түгел) мөрәҗәгать итү тенденциясе көчле. Нилектән икән бу?
 - Илдә барган кискен үзгәрешләр сәнгать әһелләре алдына бу күренешләрнең сәбәпләрен ачыклау таләбен куя. Чор күтәргән проблемаларны чишү юлында ирексездән эзләнергә, төрле илләр, төрле халыклар, төрле чорлар тормышына караш ташларга мәҗбүр буласың. Бу юнәлеш белән бик мавыкмасак та, театрыбыз төрек авторы Газиз Несинның «Алтын туй» әсәрен репертуарга кертмәкче.
 - Исәнлек-саулык, иҗади уңышлар Сезгә, Рөстәм Әбдрәшитович!

Әңгәмәдәш - Мансур Сәгъдиев, Ырымбур
20 май 2003, 12:36

«www.intertat.ru» газетасыннан.